Ә бүген таң төнге өчтә атты…

Ә бүген таң төнге өчтә атты.
Йокым качты. Әллә нишләдем…
Беренче кат түгел. Соңгысымы?! Белмим…
Шәфәкъ ертып искә төшкәнең.

Син адашкан ерак офыкларда
Кояш килә иде беленеп.
Керфек очларымда өч сәгатьлек
Үксез йокы калды эленеп!..

Йокысызлык. Ястык ятсынумы?!.
Ымсынумы сүнгән җылыга?
Кәефемнең синле бу халәтен
Хәтеремә уям. Шул гына…

Нинди яра тулы ярату бу?!
Сүнә алмый калган нинди ут?!.
…Үпкәләргә хакың бардыр, бәлки…
Онытырга мине хакың юк!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт